Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Безне нинди яз һәм җәй көтә?

Безне нинди яз һәм җәй көтә?
22.03.2019 / Яңалыклар

Безне нинди яз һәм җәй көтә?
Русия Гидрометүзәге апрельдән сентябрьгә кадәр ил буенча һава торышы һәм явым-төшем фаразын бастырган. Аның гамәлгә ашу ихтималы 69-72 процент тәшкил итә.


Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Русиядә яз аномаль җылы булачак, җәй уртача, аның беренче көннәре салкын һәм яңгырлы көтелә.

“Быел җәй аномаль эсселек көтмибез, шуңа күрә зур урман янгыннары да булмас кебек. Бодай уңышы былтыргыдан начаррак булырга охшаган. Җәй, узган һәм аннан алдагы еллар белән чагыштырганда, салкынрак, әмма климат нормасыннан бераз җылырак булачак. Ә менә сентябрь ае җылы һәм кояшлы булуы белән сөендерәчәк”, – диде Гидрометүзәк директоры Роман Вильфанд.

Якынча фаразлау буенча, апрель аенда Башкортстанда һава температурасы нормага якын булачак (норма +3, +5 градус тәшкил итә).

Май аенда күрсәткечләр дә гадәти: +10, +14 градустан артмаячак.

Июнь аенда температура нормага якын булачак. Җәйнең беренче ае өчен норма +16, +18 градус тәшкил итә.

Июль аенда температура нормага якын булачак: +17, +20 градус. Явым-төшем күбрәк булырга мөмкин.

Августта һава температурасы +14,+18 градустан артмаячак.

Шулай да салкын җәй була, дип борчылмыйк! Һәр нәрсәнең үз өстенлеге бар. Мәсәлән, кояшта яну хәвефе, һава җитмәү, корылык янамаячак! Яңгырдан соң җылы кояш нурлары да иркәләр әле!




Фото: Энҗе Ибраһимова фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»