Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шыртлыка, кәрәкәсен - эрерәге эләксен!

Шыртлыка, кәрәкәсен - эрерәге эләксен!
24.03.2019 / Яңалыклар

Шыртлыка, кәрәкәсен - эрерәге эләксен!Баймак районындагы Төяләс елгасы буенда кышын балык тоту буенча ярышлар узды.

Биредә Сибай, Магнитогорск, Урал аръягы районнарыннан 52 кеше җыелган. Искиткеч табигать кочагында, сихри тынлыкта аларның башта бәке чокыган, соңрак балык каптыргач шатлык белән бүлешкән авазлары ишетелә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар.

Табиб Ирнат Ибраһимов, Сибай шәһәре буенча төбәк сайлау участогы рәисе Сафа Ишмөхәммәтов та биредә. "Водоканал" оешмасында балта остасы булып эшләүче Илшат Ишкуватов монда беренче тапкыр гына түгел, 2016 елда ул беренче урынны яулаган.

- Бирегә урын алу өчен түгел, күңел өчен киләбез, - ди ул. - Тоткан балыкны кире суга җибәрәм, я булмаса танышларга таратам. Кайбер балык хәтердә озак саклана, әйтик авырлыгы 3-4 килограмм булса.

Филүс Азаматов та ярышларда икенче ел катнаша.

- Балык каптырырга кышын йөрергә яратам, - ди ул. - Тирә-як шундый матур була! Алып кайткан җәеннәрне мичтә томалап пешерсәң, телеңне йотарлык.

Шыртлыка, кәрәкәсен - эрерәге эләксен!


Ярыш булгач, җиңүчесе дә бар. Шәхси беренчелектә Темәс авылыннан Рәфис Салихов җиңү яулады, командалар арасында Магнитогорскидан килгән балыкчылар беренчелеккә чыкты. Аларга һәм махсус номинацияләрдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.




Фото: "Сибайский рабочий" гәзитеннән.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»