Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибай: Иң куркынычы артта калды

Сибай: Иң куркынычы артта калды
26.03.2019 / Яңалыклар

Сибай: Иң куркынычы артта калдыРусия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча Совет әгъзалары Сибай халкы белән очрашты.

Советның экология хокуклары буенча комиссиясе җитәкчесе Сергей Цыпленков, экспертлар Григорий Куксин, Михаил Крейндлин һәм Алексей Киселев сорауларга җавап бирделәр.

Григорий Куксин белдерүенчә, алар Сибай карьерында булганнар һәм су күтәрелгән дәрәҗәдә җылынуны һәм пыскуны күрмәгәннәр. "Процесс тәмамланганчы атмосфера торышын контрольдә тотуны дәвам итәргә кирәк. Суны тагы да өстәргә кирәк булу очрагына предприятие планлы эшләр алып бара. Мәгълүматлар дөрес җиткерелер, дип ышанабыз",- диде ул.

"Сибай, сула" төркеме җитәкчесе Эдуард Кадыйров бу сүзләрне раслады. " Иң куркынычы артта калды, дип ышанам",- диде ул.

Совет әгъзалары шәһәргә һава торышын даими мониторинглау өчен стационар пост кирәклеген ассызыклады, ләкин закон буенча 100 мең кешедән азрак халык яшәгән торак пунктларга ул тиеш түгел. Белгечләр күкерт диоксиды кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә алуын фаразлады, ләкин бу мәсьәләне дә өйрәнергә кирәк.

Очрашу киеренке шартларда үтте. Кайбер сибайлылар сәламәтлеге начараюына зарланды һәм шәһәргә токсикологик лаборатория китерүне сорады. Алар әлеге матдәләрнең киләсе уңышка йогынтысы белән дә кызыксынды.

Совет әгъзалары шәһәр халкының гражданлык активлыгына, битараф булмауларына югары бәя бирде. Әлеге сөйләшү нәтиҗәләре буенча Совет тәкъдимнәр әзерләячәк. Аларны Русия Президенты Хакимиятенә, шулай ук, башкарма власть органнарына юнәлтәчәкләр.




Фото: Башинформ



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»