Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Хезмәт батырлары яшьләргә үрнәк булсын!

30.10: Хезмәт батырлары яшьләргә үрнәк булсын!

Хезмәт батырлары яшьләргә үрнәк булсын!Президент Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
— Бу бүләкләр — сезнең фидакарь хезмәтегезнең татлы җимешләре. Гомер буе тир түгеп, республиканың данын арттыручыларга тыйнаклык хас. Киңкүләм мәгълүмат чараларында да алар турында ни өчендер сирәк языла. Ә бит алар үсеп килүче буынга үрнәк булырга тиеш. Башкортстанда хезмәт кешесенең дәрәҗәсе гел югары булды, ул данланды һәм данланачак, — диде Рөстәм Зәки улы.


антана Русия Президенты указлары нигезендә бүләк­ләүләрдән башланды. Дүрт кеше “Ватан алдындагы хез­мәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медаленә лаек булды. Алар арасында “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш филиалы тракторчысы Рифат Тәмимдаров белән Дүртөйле районының Киров исемендәге хуҗалыгы терлек­чесе Гүзәлия Шәрипова да бар иде. Әйткәндәй, Гүзәлия Фә­вәрис кызының бу — өченче дәүләт бүләге.
Республика клиник дәваха­нәсенең бүлек мөдире Әмир Хәмитовка “Русия Федерация­сенең атказанган табибы” исеме бирелде.
— Мин шуңа бәхетле: ме­дицина өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Элек-электән Русия табиблары дөньяда иң яхшылардан исәпләнде. Ләкин соңгы елларда яңа техно­логияләр артыннан өлгерә алмый җәфаландык. Шөкер, дәүләт ярдәме белән хәзер югары технологияләр үзләш­терүдә дә уңышларга ирештек. Әйтик, хирургиянең тиз үсе­шендә Русия һәм Башкортстан хөкүмәтләре өлеше зур, аларга зур рәхмәт,— диде Әмир Аеткул улы.
Русия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Баш­кортстан фәнни-тикшеренү институты бүлек мөдире Гайникамал Зарипова “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен йөртәчәк.
— Тормышыбыз елдан-ел күркәмләнә, авыл хуҗалыгы матур үзгәрешләр кичерә, предприятиеләрнең керемнәре арта, социаль өлкә ныгый, халыкның тормыш сыйфаты яхшыра. Моның өчен без, һич­шиксез, республика җитәк­че­легенә рәхмәтле. Бу уңыш­ларда безнең коллек­тивы­бызның да өлеше бардыр, дип өметләнәм, — диде ул.
Унбер кеше республиканың Мактау грамотасына лаек булды. Шуларның берсе Чакмагыш районы хакимиятенең гомум сектор мөдире Әфгать Шәй­хиев. Әфгать Нигьмәтулла улына бу көнне 60 яшь тулу уңаеннан Президент аңа кыйммәтле кул сәгате дә бүләк итте.





Басып чыгарырга



Баланы ток суккан!
17-07-2018 :: Яңалыклар
Баланы ток суккан!
Бер мәйданда - 11 тонна җиләк!
17-07-2018 :: Яңалыклар
Бер мәйданда - 11 тонна җиләк!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»