+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
20 июнь 2022, 16:55

Хәтер мәңгелек!

15-22 июньдә Башкортстанда «Хәтер шәме» акциясе уза.

Хәтер мәңгелек!
Хәтер мәңгелек!

Ул Хәтер һәм кайгы көненә багышланган.

Сез акциягә кушыла һәм онлайн рәвештә хәтер шәмен кабыза аласыз. Шулай ук ветераннарга ярдәм итәргә теләгән иганә мәсьәләсе буенча әлеге адреска мөрәҗәгать итеп була: https://xn--80ahdnteo0a0g7a.xn--p1ai/

Кабызылган шәмнәр күбрәк булган саен, акцияне оештыручы - «Буыннар хәтере» фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен акчаны күбрәк бүлеп бирәчәк.

22 июньдә Уфада, Александр Матросов исемендәге паркта Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узачак. Анда сугыш һәм хезмәт, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, сугыш чоры балалары, УДАТУ, Юридик институт һәм Юнармия курсантлары катнашачак.
Башлана 10.00 сәгатьтә. Кушылыгыз!

22 июньдә "Патриот" хәрби-патриотик паркында да "Хәтер шәме" акциясе узачак. Анда "Авангард" үзәге курсантлары катнашачак. Акциянең максаты - халкыбызның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау.

22 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар бөтен Башкортостан буенча узачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: