+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
2 июль 2022, 17:53

Батырларга баш иябез

Бүген Андрей Назаров Федоровка районының Покровка авылында булды



Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Федоровка районының Покровка авылында булды. Ул үз Ватанына лаеклы ике улның каберләрендә аларны искә алды. Беренчесе - Геннадий Казанин – танылган совет һәм Русия геофизигы, икенчесе – Вячеслав Тулаев – танк взводы наводчигы, ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Геннадий Казанин Федоровка районының Покровка авылында туган һәм хезмәт эшчәнлегенең шактый өлешен диңгез геологик разведка экспедициясенә багышлый. Ул - техник фәннәр докторы, Атлантик океанда, Төньяк Боз океанының Баренц һәм Карск диңгезләрендә күп кенә диңгез геофизик һәм сейсмик разведка экспедицияләрендә катнашкан. 90нчы еллар ахырында диңгез арктик геологик разведка экспедициясенең генеральный директоры булып, ул Русия Арктикасы территориясендә киң колачлы геологик-геофизик тикшеренүләрне җәелдерә алды. Алар углеводород чималының потенциаль запасларын шактый арттырырга мөмкинлек бирә. Әлеге курсның алга китеше Русиянең Арктик зонасын үстерү буенча заманча башлангычлар белән раслана. Бүген биредә Русиянең милли иминлегенең барлык аспектлары диярлек чагылыш таба. Моңарчы күрелмәгән санкция басымы әлеге территорияне үзләштерү темпларының артуына китерә. Бу Геннадий Казанинның стратегик якын килүе һәм зирәклеге турында тагын бер кат раслый.

– Ул искиткеч, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кеше иде. Үз гомерендә бик күп игелекле эшләр башкарды, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм итте. Туган ягын актив яклады. Аның профессиональ эшчәнлеге, Ватанга һәм яраткан эшенә фидакарь хезмәт итү безнең барыбыз өчен дә югары әхлакый юнәлеш булып тора, – диде Андрей Назаров.

Аннары Андрей Назаров Украинада махсус хәрби операция үткәрү барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдат Вячеслав Тулаев каберенә юнәлде һәм чәчәкләр салды.

- Вячеслав Тулаев, үз иленең мәнфәгатьләрен яклап, хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Без һәлак булган сугышчының туганнарына һәм якыннарына тирән кайгысын уртаклашабыз. Биредә әнисе Лариса Ивановна, сезгә шәхсән үземнән һәм барлык катнашучылардан баш иябез, – диде Андрей Назаров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: