+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
7 июль 2023, 10:50

“Башкортостан” полкында хезмәт итү – зур җаваплылык”

Республикада оешкан хәрби формированиегә сугышчан байрак тапшырылды.

“Башкортостан” полкында хезмәт итү – зур җаваплылык”
“Башкортостан” полкында хезмәт итү – зур җаваплылык”
Самара өлкәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортостан” ирекле мотоукчылар полкы подразделениеләренең хәрби күнекмәләр үтү мәйданчыгында булды.

Төбәк җитәкчесе хәрби хезмәткәрләрнең яшәү һәм әзерлек үтү шартлары белән танышты, шәхси состав белән аралашты. Аерым алганда, Радий Хәбиров укыту полигонында һәм ату комплексында булды. Биредә Таһир Кусимов исемендәге иреклеләр батальоны хезмәткәрләре шөгыльләнә.
 
Мотоукчылар полкы командиры билгеләп үтүенчә, барлык уку-күнекмәләр график буенча һәм тулы күләмдә үтә. Радий Хәбиров медсанчастьта табиблар белән дә аралашты. Алар республика
Башлыгы йөкләмәсе буенча сугышчыларга тирәнтен диспансерлау үткәрергә хәрби бүлеккә килгән. Медицина тикшерүен инде 1200 хәрби хезмәткәр узган. Республика Башлыгы медицина хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде.
 
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, палаткалы шәһәрчекне, яңа душ бүлмәләрен карады. Ә кич белән “Башкортостан” полкы хезмәткәрләре Нефтекама филармониясе артистлары, шулай ук, Ишембай һәм Стәрлетамак районнарыннан иҗат коллективлары куйган концертны карады.
 
Тантаналы шартларда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров полк командирына бүлекчәнең сугышчан байрагын тапшырды һәм шәхси состав алдына куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен теләде.
 
– Якын арада “Башкортостан” мотоукчылар полкын шәхси состав белән комплектлау тәмамланачак. Әмма хәзер үк инде полк оешкан дип ышанып әйтергә була. Без сезнең көнкүрешегезне көйләү, сез медицина тикшерүе узсын һәм тыныч кына сугышчан әзерлекне тәмамласын өчен билгеле бер эш башкардык, – диде Радий Хәбиров.
 
Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, республика сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтүне дәвам итәчәк.
 
– “Башкортостан” мотоукчылар полкында хезмәт итү – зур җаваплылык. Шуңа күрә үз бурычыгызны намус белән үтәрсез, дип ышанам. Республика хезмәтнең барлык этапларында да сезнең белән булачак. Ярдәм кирәк икән, без моны эшләячәкбез, – диде Радий Хәбиров. – Сезнең барыгызның да туганнарыгыз һәм якыннарыгыз бар. Безнең бурыч – алар турында кайгырту. Сезгә моны вәгъдә итәм.
 
Полк командиры республика җитәкчелегенә ирекле подразделение оештыруда, шулай ук, шәхси составны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы подразделение сугышчылары белән аралашты. Төбәк җитәкчесе туган көннәрен билгеләүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук, сугышчыларның үтенеч-теләкләре белән кызыксынды. Аралашу нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары җитәкчеләренә тиешле йөкләмәләр бирде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: