+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
25 июль 2023, 10:30

“Стич” кешеләр гомерен коткара

Контракт буенча хезмәт итүче якташыбыз махсус хәрби операция зонасында гаять җаваплы бурыч башкара.

“Стич” кешеләр гомерен коткара
“Стич” кешеләр гомерен коткара
Табиблар һәм фельдшерлар сугыш яланында һәм фронт янындагы госпиталь­ләрдә аеруча җаваплы бурыч башкара. Чөнки яраланган солдатларның гомере, тернәкләнеп, яңадан сафка кайтуы, беренче чиратта, аларга бәйле.

Благовещен районы фельдшеры махсус хәрби операция зонасында бер елдан артык хезмәт итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул Русия Кораллы көчләре белән беренче контрактны дүрт елдан артык элек үк төзегән. Бүген “Стич” позывнойлы сугышчы Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонның легендар алтынчы ротасында хезмәт итә.

– Төрле хәлләр булды, әмма бу юлны сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем, – ди фельдшер. – Минем төп бурычым – сугышчыларның гомерен саклап калу, оператив рәвештә беренче ярдәм күрсәтү. Монда командирларның ярдәме бәяләп бетергесез. Мәсәлән, хезмәттәшләрем “Гюрза”, “Док”, “Татарин” позывнойлы сугышчылар күп тапкырлар дөрес карар кабул итеп, безне куркыныч хәлләрдән саклап калды.

Якташыбызны өендә хатыны һәм кечкенә кызы, әти-әнисе, абыйлары һәм апалары көтә.

–  Барлык туганнарга һәм якыннарга, дусларга һәм бөтен Благовещен районына ихлас сәламнәрне юллыйм, – ди “Стич”. – Якташлар һәрвакыт ярдәм итеп тора. Нәрсә генә сорасак та, бар әйбер дә гумконвой белән килеп җитә. Хәзер С. М. Киров исемендәге Санкт-Петербург хәрби-медицина академиясенә укырга керәчәкмен, терапевт белгечлеген үзләштерү хыялым бар. Тиешле документларны җыюда туган төягем ярдәм күрсәтә. Өйдән җылы хәбәрләр килү сөендерә, дәрт һәм көч бирә.
“Стич” сүзләренә караганда, һәр сугышчы ни өчен махсус хәрби операциядә катнашуын яхшы белә һәм ил киләчәге хәвефсез һәм бәхетле булсын өчен бар көчен сала.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: