+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
11 сентябрь 2023, 07:30

"Без синсез ничек яшәрбез..."

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры актрисасы Рида Фәхрисламова гаиләсендә авыр кайгы: аның бертуган энесе Ринат хәрби операциядә һәлак булган.

"Без синсез ничек яшәрбез..."
"Без синсез ничек яшәрбез..."

«Син һәрвакыт безнең белән булачаксың, туганым. Син – безнең горурлык, кояш, җил, кар, яңгыр, аяз күк, йолдыз… Без алга таба ничек яшәрбез...» – дип язган ул.

Ринат – Аскын районың Билгеш ауылында туган. Ул  Шәйморатов батальонына үз теләге белән язылып, СВОга киткән булган.

«Безне, 5 баланы, әниебез ялгыз аякка бастырды, әтиебез яшьли вафат булды. 3 ул, 2 кыз үстек. Әнием улларына чын ир-егет тәрбиясе бирә алгандыр дип уйлыйм. Чөнки алар – менә дигән гаилә башлыклары, балаларына өлге әтиләр. Әлеге хәлләр башлангач, абыем белән энем, ике дә уйлап тормыйча, ил сагына басачакларын белдерде», – ди Рида.

Радик та, Ринат та хәрби хезмәттә булган. Өлкәне – Карабахта, кечесе – Чечняда. Радик гыйнварда туган ягына кайткан, Ринат кыска вакытлы ялда булган. Радикның улы Айнур да мобилизация буенча хәрби операциядә булган.

Быел республика Башлыгы Радий Хәбиров батыр яугир Ринат Фәхрисламовка  Шәйморатов медален тапшырган.


Фото Рида Фәхрисламованың социаль челтәреннән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: