+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
22 ноябрь 2023, 10:12

"Мин бит авыл малае, Себер татары..."

Яраланган, бер аягын жгут, икенчесен автомат каешы белән бәйләп куйган да, 40 минут буена ут эченнән чыгучы гаскәр белән идарә иткән. Русия Герое бүген Уфада.

"Мин бит авыл малае, Себер татары..."
"Мин бит авыл малае, Себер татары..."

Аның белән башакалада ветераннар арасында «Ватанны саклаучылар кубогы» дигән төбәкара комплекслы физкультура чарасында очраштык. Биредә хәрби бәрелешләрдә аяк-кулсыз калган егетләр күп. Аларга карап күңел әрнесә дә, батырлар өчен горурлык хисе өстенлек ала, тормыш мәшәкатьләренә зарланганың өчен оят була, кыскасы, барысы да үз урынына утыра.

Чандыр гәүдәле полковник, таягына таянып, җыелучылар алдында торып баскач, башта "Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү" дип сәлам бирде, аннан гына хәрбиләрчә сәламләүгә күчте. Баксаң, ул Төмән сазлыклары арасында салынган Вагай авылында туган икән, анда бик күп гасырлар татарлар яши.

- Башкортстан да миңа чит түгел, Алкинода хезмәт иткән елларымны, мондагы кунакчыл халык, искиткеч табигатьне сагынып искә алам, - ди ул.

13 операция кичереп тә, "без аякларны гына югалттык, үзебезне түгел", - дип янып торган милләттәшебезнең тормыш юлы - китап язарлык.

Сәйфуллинның хәрби юлы бай – Чечня, Сирия, Грузия... Донбасста махсус хәрби операциядә - беренче сәгатьләрдән үк диярлек.

Ул 41нче гомумгаскәри армиянең инженер-сапер полкы командиры вазыйфасында Чернигов юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, Десна елгасы аша кичү күперендә җимерелгән участокны торгызганда, хезмәттәшләре белән бер йодрыкта булып, аларның гомерен саклап калу өчен тырышкан. Дошманның туктамас уты астында, яраларыннан кан саркыган хәлдә дә 40 минут гаскәрләр белән идарә итүен дәвам иткән.

ВСУ Десна елгасы аша күперне шартлата. Аны ашыгыч арада торгызырга кирәк була. Саперлар эшкә керешүгә, Украина көчләре кичүдә миномет уты ача. Рөстәмнең аягы, аркасы, җилкәсе, биле яралана, кыйпылчык яңагына да тиеп китә. Ул җәрәхәтләрнең әрнүен сизмәве дә турында сөйли Рөстәм.

Яралангач, шундук бернинди авырту тоймыйсың, чөнки синең башың ничек тә бурычны үтәү турында уйлый. Фельдшер яраларны бәйләгәч тә, эвакуация кирәклеген әйткәч тә, «бәлки, болай узар», дим. Ә ул «юк, госпитальгә яту кирәк» ди, – дип искә алып сөйли Рөстәм беренче яралануын.

Госптальләрдә озак дәваланырга туры килә аңа. 13 операциядән соң да аны хатыны Наталья карый, гаиләдә ике кыз һәм бер ул үсә, аңа Тамерлан дип исем кушканнар.

- Авыл малае мин, хезмәтнең тәмен беләм, өчпөчмак, бавырсак ашап үстем, бәлки шуңадыр, көчем җитәрлек. Үзем алып килгән Төмән егетләре команадасы белән Уфада көчебезне күрсәтербез, дип ышанам, - диде Рөстәм Сәйфуллин.

«Ватанны саклаучылар кубогы» бүген дә дәвам итә, без батыр егетләребезгә уңышлар телибез.

Автор фотосы.

"Мин бит авыл малае, Себер татары..."
"Мин бит авыл малае, Себер татары..."
"Мин бит авыл малае, Себер татары..."
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: