+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
3 декабрь 2023, 14:10

Яугир алтынчы баласын күрергә кайткан

Мәчетле районыннан СВОда катнашучы яугир алтынчы тапкыр әти булды.

Яугир алтынчы баласын күрергә кайткан
Яугир алтынчы баласын күрергә кайткан
Ул яңа туган кызын күрергә өенә кайткан.

"Док" позывнойлы «Башкортстан» мотоукчылар полкы хәрбие кыска вакытлы ялга яңа туган кызын күрергә кайткан. Ул исем кушу йоласында катнашкан. Балага "Мәдинә" дип кушканнар, гарәпчәдән бу «алтын шәһәр» дип тәрҗемә ителә һәм «көч бирүче» дигәнне аңлата.

"Миңа гаиләм, якташларым һәм республика ярдәме көч бирә", — ди сугышчы.

Күпбалалы әтине котларга Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин килгән. Ул баланың сәламәт, игелекле, акыллы булып үсүен һәм әти-әнисенә шатлык китерүен теләгән. Шулай ук, гаилә башлыгына Ватанны саклау буенча изге бурычын үтәгәне өчен рәхмәт белдергән.

«Док» хезмәтенә кадәр озак еллар мәктәп казанлыгында эшли, соңгы өч елда Себергә вахтага йөри. Сугышчының хатыны - укытучы. Күпбалалы ана «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: