+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 гыйнвар , 11:04

“Тиздән Җиңү белән кайтачакбыз!”

Зианчура районының Яныбай авылыннан “Дан” позывнойлы сугышчыны 28 сентябрьдә мобили­за­циялиләр. Якташлары белән бергә ул Пензага, ә аннан соң СВО зонасына юллана.

Зианчура районының Яныбай авылыннан “Дан” позывнойлы сугышчыны 28 сентябрьдә мобили­за­циялиләр. Якташлары белән бергә ул Пензага, ә аннан соң СВО зонасына юллана.

– Сугышта – сугыштагы кебек. Сугыш көннәре турында нәрсә әйтеп була? Безне, сугышчыларны, туган җиребезнең җылысы, якташларыбызның ярдәме җылыта. Без барыбыз да, кадерле якташлар, безгә ярдәм иткән гуманитар ярдәмегез өчен сезгә бик рәхмәтле. Җан һәм йөрәк һәрвакыт сезнең белән. Ял вакыты тиз үтте. Әмма алгы сызыкта мине дусларым көтә. Тиздән Җиңү белә кайтачакбыз, –ди яугир.


Шунысы мөһим, “Дан” хезмәт иткән взвод тулысынча Зианчура районы егетләреннән тора. Без һәрвакыт бергә һәм бердәмбез, дип белдерә сугышчы.


Шулай ук, ареуча рәхмәтләрен сугышчы республика җитәкчелегенә белдерә. Аның сүзләренә караганда, республикадан атна саен гуманитар ярдәм килеп тора, ә ялга кайтканда сугышчыларны “Башавтотранс” автобуслары алып китә. Һәр җәһәттән ярдәм күрсәтелә, ди ул.

Автор:Ример Насртдинов
Читайте нас: