+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алар сугышта да бергә!

Махсус хәрби операциядә катнашучы Миякә егетләре «Гизза» һәм «Гильза» кушаматлы бертуганнар хәрби хезмәтләрен лаеклы алып бара.

Алар сугышта да бергә!
Алар сугышта да бергә!


Егетләр Миякә районының Сәфәр авылында күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Әти-әниләренә һәрвакыт булышып, хуҗалыктагы эшләрдә ярдәмләшеп, эш тәмен белеп үсә алар. Абыйлы-энеле егетләр мәктәптә тырышып укый, спортны үз итә. Мәктәптән соң Мәләвез шәһәренең төзелеш колледжына укырга кереп, уңышлы тәмамлыйлар, армия сафларына алынып, үз бурычларын үтиләр.
Бертуганнар махсус хәрби операциягә дә бер ай аерма белән бер-бер артлы китә.
“Гизза “ хәрби-десант гаскәрләрендә армия хезмәте үтә. Рядовой, Бесланда, Чечняда хезмәт иткән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Армиядән соң ике ел контракт буенча хезмәт итә. Контракт тәмамлангач, туган ягына кайта. Төрле оешмаларда, төрле вазыйфаларда эшли, өйләнә, улы бар. 2023 елның апрелендә үз теләге белән СВОга китә. Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итә. Шайморатов ордены белән бүләкләнгән.
“Гильза” армиядәге хезмәтен Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә узган, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Армиядән сержант дәрәҗәсендә кайта. Өйләнмәгән. 2023 елның маенда үз теләге белән СВОга китә. Ике “Батырлык ордены”, “Батырлык өчен”, “Хәрби батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыш баруга карамастан, бертуганнар җаен табып, очрашып, бер-берсенең хәлен белешеп тә тора.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: