+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
4 сентябрь , 09:30

Яугирләргә - машина, балаларга - принтер һәм туплар

Кушнаренко районыннан Русиянең яңа территорияләренә гуманитар ярдәм илттеләр.

Махсус хәрби операция зонасына командировка вакытында район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов һәм аның хезмәттәшләре егетләргә махсус шартларга җайлаштырылган автомобиль дә алып барды.

Алар Петровское шәһәренең 22нче мәктәбендә дә булды. Ул безнең легендар якташыбыз, 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Бөек Ватан сугышы елларында Украинаны азат итү өчен көрәштә батырларча һәлак булган генерал-майор Миңнегали Минһаҗ улы Шайморатов исемен йөртә.

Кушнаренко авылы мәгариф оешмаларыннан әлеге мәктәп балаларына спорт белән шөгыльләнү өчен туплар, төсле принтер һәм канцелярия товарлары тапшырылды. Яңа уку елы алдыннан мондый ярдәм бик әһәмиятле. Петровское мәктәбе белән киләчәктә дә элемтәдә торырга һәм тиешле ярдәм күрсәтергә планнар бар.

- Миңнегали Минһаҗ улы үлгән урында булдык, анда туганнар кабере һәм мемориаль комплекс төзелгән. Аны бер минут тынлык белән искә алдык, - ди бу хакта Марат Латыйпов. -.Моннан тыш, бу сәфәрдә Советлар Союзы Герое, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, шушы дәһшәтле сугыш елларында Ватаны өчен гомерен биргән Василий Ильич Утин һәйкәленә бармый кала алмадык. Аның һәлак булган урынында шулай ук мемориаль комплекс төзелгән.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә: Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүчеләр якташларыбызның батырлыклары алдында баш иял, аларның истәлеген хөрмәтли һәм һәйкәлләрне идеаль тәртиптә саклый. Өлкән буын һәм укытучылар балаларга Миңнегали Минһаҗ улы һәм Василий Ильичның Советлар Союзының фашизм һәм нацизмны җиңүенә керткән зур өлешләре турында сөйли.
Донбассның тугандаш халкына безнең уртак тарихи үткәнебезне саклаганнары өчен рәхмәт.

Яугирләргә - машина, балаларга - принтер һәм туплар
Яугирләргә - машина, балаларга - принтер һәм туплар
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: