+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
13 февраль , 21:35

Яугир улына - колын

Баймак районының Нигъмәт авылыннан махсус хәрби операциягә юлланган "Золотой" позывнойлы яугир Әхсән Морзагалин үзе исән чакта яу кырыннан һәлак булган якташларын чыгарган.

Яугир улына - колын
Яугир улына - колын

Аларның берсе Таһирның әти-әнисенә рәхмәт йөзеннән аңа бүләк эшләргә ният иткән була. Үзе һәлак булгач, бүләкне улы ала.

Рәхимә һәм Юлай Кинҗәбаевлар ниятен аткарып, Әхсән Морзагалинның улы Саньярга тай тапшырган.

— Таһир белән Әхсән бер взводта сугыштылар. Улыбыз һәлак булгач, Әхсән аның гәүдәсен чыгарам дип сүз бирде. Башта Баеш авылы егетен алып чыкты. Аннары иптәшләре белән улымның гәүдәсен чыгарды. Таһирның сәгатен, амулетын, шәхси әйберләрен кайтарды. Кайткач, безгә килергә вәгъдә иткән иде. Үкенечкә каршы, очрашып булмады. Үзе дә һәлак булды. Ирем белән Әхсәнгә ният итеп бүләк әзерләгән идек. Аманәтебезне үтәп, улына тапшырдык. Әхсәннең гаиләсе белән танышып, күңелебез булып кайттык,— ди Рәхимә апа.

Чая малай Саньяр колынны батырлар хөрмәтенә үстерер, атланып чабар, әтисе кебек батыр булып үсәр, тыныч күк астында бәхетле яшәр дип ышанабыз.

Фото: "Атайсал"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: