-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
28 март 2025, 10:36

Гран-При яуладылар!

Иглин районы үзәгендә хәрби-патриотик клублар арасында узган муниципальара фестивальдән Кырмыскалы 2нче урта мәктәбенең Советлар Союзы Герое Алексей Калганов исемендәге хәрби-патриотик клубы әгъзалары шундый югары нәтиҗә белән кайтты.

Гран-При яуладылар!
Гран-При яуладылар!
Иң яхшылар исеме өчен калгановчылар белән берлектә республикабызның төрле муниципаль берәмлекләреннән тагын 5 команда көрәште. Ләкин кырмыскалыларга тиңнәр булмады. Алар хәрби-патриотик клубның визиткасын, музыкаль номер күрсәтте, Бөек Ватан сугышы турында викторина сорауларына җавап бирде. Бу сынауларны кызлар һәм егетләр ныклы әзерлек белән килү нәтиҗәсендә лаеклы үтте. Моны жюри әгъзалары да югары бәяләде.

 

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас