-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
28 апрель 2025, 18:28

“Башкортстан Геройлары” уңыш яулый

Башкортстан «Геройлар вакыты» федераль кадрлар программасының төбәк аналоглары кысаларында гаризалар саны буенча Русия төбәкләре арасында абсолют лидер булды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә сөйләде.

“Башкортстан Геройлары” уңыш яулый
“Башкортстан Геройлары” уңыш яулый

Исегезгә төшерәбез: «Башкортстан Геройлары» программасы – «Геройлар вакыты» федераль программасының дәвамы. Аның максаты - махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан идарәчеләрнең яңа буынын әзерләү.

- 24 февральдә без Президент кушуы буенча «Башкортстан Геройлары» дип аталган һәм махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган программага старт бирдек. Барлыгы анда 2 026 катнашучы теркәлгән, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Бу санда башка регионнардан да СВО ветераннары күп. Бу әле яңа гына башлаган «Башкортстан Геройлары» программасына ышанычны күрсәтә. Кешеләрнең алга таба үсү теләге бар. Шуңа күрә хәзер сайлап алуны игътибар белән уздыру бик мөһим. Шуны аңларга кирәк, проектка яу кырында булган кешеләр килә. Алар безнең киләчәгебезне төзергә әзер. Бу - зур кадрлар резервы. Аларның берсе дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Кирәк икән, программада катнашучылар санын арттырачакбыз. Беренче этапта 70 кешене сайлап алабыз. Алда катлаулы эш тора.

Республика Башлыгы хәрбиләргә «Башкортстан Геройлары» проектына ышаныч белдерүләре һәм анда катнашырга теләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: башинформ.рф

Автор: Денис Таваев
Читайте нас