-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 декабрь 2025, 17:29

Дәүләт бүләге - геройның әнисендә!

Белореттан СВОда һәлак булган яугирнең әнисе Людмила Орловага улы Артем үлгәннән соң бүләкләнгән медальне табарга оператив ярдәм иттеләр. Бу хакта бүген Русия Президенты белән туры элемтә барышында билгеле булды.

Дәүләт бүләге - геройның әнисендә!
Дәүләт бүләге - геройның әнисендә!

Владимир Путинга Башкортстанда яшәүче хатынның улы 2024 елда Часов Ярны азат иткәндә һәлак булган, дип сөйләделәр.

Штурмовикның батырлыгын югары дәүләт бүләге — "Батырлык өчен" медале белән билгеләп үткәннәр. Әмма хатын озак вакыт дәүләт бүләген ала алмаган.

Людмила Орлова Президент белән туры элемтәгә мөрәҗәгать итте, арытаба Оборона министрлыгы оператив җавап бирде һәм мәсьәләне хәл итте.

Бүләк хәзер геройның әнисендә.

Фото: Башинформ

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас