+10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
25 март , 14:15

"БПЛА гаскәрләре - фронтны алга әйдәүче төп көч..."

Бүген махсус хәрби операциядә пилотсыз аппаратлар гаскәрләре төп рольне уйный. Бер тәҗрибәле оператор взводка каршы тора ала.

"БПЛА гаскәрләре - фронтны алга әйдәүче төп көч..."
"БПЛА гаскәрләре - фронтны алга әйдәүче төп көч..."
Уфадан "Макс" позывнойлы яугир махсус хәрби операциягә 2023 елның апрелендә «Башкортостан» полкы составында китә. Башта ул БПЛа наводчик-операторы булып хезмәт итә. Бүген исә алгы сызыкта пилотсыз аппаратлар җыю белән шөгыльләнә. "Макс" махсус хәрби операция башланганнан алып стратегия берничә тапкыр үзгәрде, ди.

- Махсус хәрби операциягә китүемә апрелдә өч ел тула. Хәзергә тактика тулысынча үзгәрде: без югары технологиялар сугышына күчтек. Дроннар һәм алар белән идарә итүче операторлар зур роль уйный. Шуңа күрә «Башкортостан» полкы базасында пилотсыз очу аппаратларын үзебез җитештерәбез һәм ремонтлыйбыз. Шушында ук БПЛА белән идарә итәргә өйрәтәбез, - ди "Макс". - Бүген БПЛА гаскәрләре - фронтны алга әйдәүче төп көч. Бер оста оператор взводны алыштыра ала һәм безнең армияне зур югалтулардан саклый.

"Башкортостан" полкы хәрби подразделениеләренең берсендә БПЛА җыю цехы ачылган. 3D-принтерлар ярдәмендә урында пластик катушкалар җитештерелә, арытаба махсус дроннар җыела.

Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.

БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.

Фото: "Башкортостан" гәзите сайтыннан алынды.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас