+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
31 гыйнвар 2023, 11:54

Куллары алтын, йөрәге - ялкын

Караидел районында яшәүче Венер Гыйззәтуллин авылдашларына ярдәм итүдән ямь таба.

Караидел районының Озерки авылында яшәүче Венер Әсхәт улы авыл халкына транспорт, көнкүреш техникасы, пычкы, триммерлар төзәтә, өлкәннәргә бакчаларын сөререп бирә һәм эше өчен беркайчан да акча алмый.  

Әйтик, күршеләрендә генә Фая апа яши. Әбигә инде 82 яшь, аңа гел ярдәм кирәк. Мунчасын, мичен ремонтларга, яз көне бәрәңгегә җир сөрергә дә. "Эшләмәсәм, утыртмасам, үләрмен кебек", - ди әби. Венер Әсхать улы күршесенә җир сөрергә дә, коймаларын төзәтергә дә булыша. Еллар буе шулай.

- Миңа мондый күршене Аллаһ үзе җибәргән инде, - дип сөенеп бетә алмый Фая апа.

Венер Гыйззәтуллин хатыны Ирина белән 4 бала үстергәннәр, өчесе инде үзаллы тормыш көтә, аларга алты онык бүләк иткәннәр. Төпчекләре Илнур мәктәптә укый. Гаилә башлыгы авылда котельныйда хезмәт сала. Авылдашларына ярдәм итәргә дә вакыт таба.

- Авыл кешесенең эше күп, ә акчасы аз, - ди Венер Әсхать улы. - Шуңа мин авылдашларыма ярдәм өчен акча алмыйм. Әйтик, кер юуу машинасын ремонтларга район үзәгеннән оста чакыртырга, аңа 5 мең сум акча түләргә кирәк. Кыйммәт. Мин инде шундый өч машина төзәттем, гөрләтеп эшлиләр. Язын бәрәңге бакчаларын сөреп чыгам, алар башта кап-кара булып кала, аннан яшелләнә башлый - карап торуы да күңелле! 

Венер Гыйззәтуллин кебек кайнар йөрәкле, игелекле, ярдәмчел, уңган кешеләр тормышыбызга кот өсти. Ярдәмең өчен рәхмәт сиңа, Оста!

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: