Республикада барлыгы 33 чара гамәлдә. Хезмәткәрләрнең балаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә.
- Сугышчыларыбызның туганнарының күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, 14 көнлек шифаханә-курорт дәвалауын бирү өлешендә үзгәрешләр кертелә. Әйтик, махсус операциядә катнашучыга сайлау мөмкинлеге бирәбез: үзе ял итәме, әллә бу хокукны туганнарының берсенә - хатынына, яки әти-әнисенә тапшырамы. Яки җиде календарь көн дәвамында аларның берсе белән бергә сәламәтләнергә, - диде Лира Игътисамова.
Моннан тыш, 152 кеше торак йортны газлаштыруга 100 мең сум күләмендә сертификатлар, ә 11 кеше хезмәт базарында кирәкле һөнәрләргә өйрәтүгә 50 мең сум номиналлы сертификатлар алды.
Якын арада төбәктә шулай ук 20 чарадан торган бердәм федераль стандарт кертеләчәк. Аларның күпчелеге инде Башкортстанда гәмәлдә. Төбәк җитәкчесе республика Хөкүмәтенә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
- Бездә ярдәм системасы төзелгән. Барлык чараларның да нәтиҗәле эшләве, шул ук вакытта кешеләргә карата игътибарсыз мөнәсәбәт очраклары булмавы бик мөһим. Бу эш ачык итеп төзелергә тиеш. Барлык оешмалар һәм урындагы җитәкчеләр аңа мөмкин кадәр җаваплырак карарга тиеш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru