+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
1 август 2023, 18:25

СВОда катнашучылар ярдәмсез калмый!

1 августта республика Хөкүмәтендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Чара Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, республиканың финанс министры Лира Игътисамова рәислегендә узды. Көн тәртибенә Башкортстан буенча “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы эшчәнлеге, СВО катнашучыларын медицина белән тәэмин итү һәм башка актуаль бурычлар куелды.

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары арасында балаларны урта һөнәри белем бирүнең төп һөнәри белем бирү программалары буенча укытуга сертификат белән тәэмин итү кебек чара үзен яхшы яктан күрсәтте. Хәзерге вакытта 130 сертификат бирелгән, – дип хәбәр итте Лира Игътисамова.

Министр республика Мәгариф министрлыгына әлеге категориягә федераль югары уку йортлары каршындагы колледжларны да кертү мәсьәләсен эшләргә тәкъдим итте.

“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина сүзләренчә, филиал ачылганнан бирле 200дән артык чара үткәрелгән һәм хезмәттәшлек турында 37 килешү имзаланган.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе буенча сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова чыгыш ясады. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хәрби хезмәткәрләрне һәм СВОда катнашучыларга медицина ярдәме оештыру һәм реабилитацияләү буенча чаралар үткәрелүен хәбәр итте.

Шулай ук утырышның көн тәртибендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүнең төбәк чараларының бердәм стандартын һәм махсус хәрби операциядә катнашучының социаль паспортын кертү дә каралды. Әлеге мәсьәлә буенча Лира Игътисамова ведомстволарның докладларын тыңлады.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: