+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
15 сентябрь 2023, 19:53

"Батыр егетләрне тәрбияләгән барлык ата-аналарга рәхмәт!"

Куергазы районының Кинҗә-Абыз авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм кыска вакытлы ялга туган ягына кайткан мобилизацияләнгән хезмәткәрләр белән очрашты.

"Батыр егетләрне тәрбияләгән барлык ата-аналарга рәхмәт!"
"Батыр егетләрне тәрбияләгән барлык ата-аналарга рәхмәт!"

Республика җитәкчесе әти-әниләреннән улларының кайда хезмәт итүләре, элемтәгә чыгулары турында сорашты. Гаиләләр хезмәткәрләрнең СВО зонасында беренче көннәрдән үк булуларын һәм инде ялга кайтуларын сөйләделәр.

- Башкортстан хезмәткәрләре булган частьларга берничә тапкыр бардым. Алар лаеклы рәвештә көрәшәләр, куелган бурычларны үтиләр. Ә без аларны хупларга, бөтен кирәк-яракны тәэмин итәргә тырышабыз. Безнең кайгыртуны часть командирлары да күрә. Бүген Уфадан чираттагы зур гуманитар конвой җибәрәбез. Шундый батыр егетләрне тәрбияләгән барлык ата-аналарга рәхмәт. Улларыгызга күп сәлам әйтегез. Без аларны исән-сау килеш көтәбез, - диде Радий Хәбиров.

Мобилизацияләнгән хезмәткәр республика Башлыгына төбәк җитәкчелеге һәм Башкортстан халкы күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары Кинҗә-Абыз белән Күмертау авылын тоташтыручы автомобиль юлын ремонтлауда ярдәм күрсәтүне сорады.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: