Конгресс-Холл фойесында төбәк җитәкчесе күргәзмә экспозициясен карады. Анда Раил Кузеев исемендәге Этнология тикшеренүләре институты галимнәре республика Башлыгына Уфа һәм Чишмә районнарында археологик казынулар вакытында табылган уникаль табышларны күрсәтте.
Фәннәр академиясенең Биохимия һәм генетика институты директоры вазыйфасын башкаручы Эльза Хөснетдинова Башкортстанда башкорт бал корты геномы булуын сөйләде.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республика төбәкнең фәнни өлкәсенә ярдәмен дәвам итәчәк.
– Безнең бурыч - инфраструктура булдыру, иң мөһим проектларга ярдәм итү һәм финанслау грантларын тәэмин итү, – диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә дөньякүләм дәрәҗәдәге лабораторияләр һәм алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру, студентлар кампусын төзү кебек күләмле проектларны тормышка ашыруга көч куярга кирәк. Болар барысы да - фән үсешенә безнең уртак өлешебез.
Тантаналы җыелышта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан фәнни җәмәгатьчелеген Русия Фәннәр академиясенең 300 еллыгы белән котлады һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.