-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
20 июнь 2025, 10:15

Канатларыгыз талмасын!

Уфа дизайнеры «Канатларда» адаптив кием конкурсында үзенә игътибарны җәлеп итте.

Канатларыгыз талмасын!
Канатларыгыз талмасын!

Уфа дизайнеры «Канатларда» адаптив кием конкурсында үзенә игътибарны җәлеп итте.

"Канатларда" дип аталган адаптив кием дизайны халыкара конкурсының финалы һәм коллекцияләрне гала-күрсәтүе ПМЭФ кысаларында «Петербург сезоннары» фестивале чикләрендә узды.

"Без — гаилә” номинациясендә өченче урынны Уфа дизайнеры Елена Степанова алды. Ул конкурска күрү сәләте буенча инвалидлар һәм аларны озатып йөртүче этләре өчен эшләнгән «Эт һәм аның кешесе» кием коллекциясен тәкъдим итте.

- Күрү сәләте начар булган кешеләр һәм аларның этләре – бербөтен, аларны аерып булмый икәнен күрсәтәсем килә иде. Эт кешесез яши алмый, ләкин сукыр кеше дә үз этеннән башка яши алмый. Зинһар, мондый этләргә лояль булыгыз, - дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында Елена Степанова.

“Кием - ул функциональ предмет кына түгел, ә шәхес чагылышы, үзеңне дөньяга таныту мөмкинлеге. «На крыльях» конкурсында катнашучылар тарафыннан булдырылган кием коллекцияләре сугышчыларыбызны реабилитацияләүдә тагын бер адым булсын, зур биеклекләргә ирешергә ярдәм итсеннәр, — дип ассызыклады «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.

Конкурска Русиянең 67 төбәгендә һәм җиде чит илдә яшәүче дизайнерлардан барлыгы 286 гариза килгән булган.

Фото: «Ватанны Саклаучылар» дәүләт фонды.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас