Кунаклар 390 кв.м мәйданда урнашкан республика экспозициясе белән таныштылар. Биредә төбәкнең масштаблы проектларын, шул исәптән аларга Евразия вузара студентлар кампусын тәкъдим иттеләр. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дмитрий Чернышенко һәм Игорь Комаровка кампусның икенче чираты проекты, структур элементлар һәм аны төзү этаплары турында сөйләде.
***
Шулай ук Дмитрий Чернышенко һәм Игорь Комаров «Берлога» милли киберфизик платформасы эше белән таныштылар. Искәртәбез, аны Башкортстанда 2023 елда Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәме белән сынау режимында эшләтеп җибәрделәр.
— Без кампусның тулысынча файдалануга тапшырылуын түземсезлек белән көтәбез. Ул кадрлар һәм технологияләр әзерләүне тәэмин итәчәк. Башкортстанда аларга мохтаҗ булган бик күп предприятиеләр эшли, — дип ассызыклады Чернышенко.