

- Ләйсән - уңдырышлы җиргә төшкән алтын орлык кебек, - диде анда "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова. - Без аның гәзитебездә төрле елларда хезмәт салган биш халык шагыйре һәм ике халык язучысының иҗат чылбырын дәвам итүенә ышанабыз.
"Тулпар" журналының проза бүлеге мөдире Дилбәр Булатова:
- Җыентыкта соңгы елларда иҗат ителгән шигъри һәм чәчмә әсәрләр тупланган. Чыгыш ясаучылар фикеренчә, Ләйсән — нечкә хисле шагыйрә, фәлсәфи, романтик һәм шул ук вакытта моңсу рухлы шигърият вәкиле. Озак еллар "Кызыл таң" гәзитендә эшли, бүген әдәбият бүлеге мөдире. Әтисенең туганы, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташның һәм әнисе — шагыйрә Нәҗибә Әминева юлын күркәм рәвештә дәвам итә.
Бу чара турында тәфсилләп гәзитнең киләсе санында укыгыз.