+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 февраль 2022, 20:09

"Бердәм булган да гына авырлыкларны җиңәргә мөмкин"

Бүген атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Президенты Владимир Путинның Донецк һәм Луганск халык республикалары белән булган хәлдәге карарын хуплавын игълан итеп, барлык власть органнарын нәтиҗәлерәк эшкә мобильләштерүен белдерде.

gsrb.ru
Фото:gsrb.ru

Башкортстанда кризиска каршы штаб төзелә, ул тиз арада республика халкы тыныч һәм уңайлы яшәсен өчен икътисадка ярдәм мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Шул ук вакытта, Башкортстан Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына ярдәм күрсәтәчәк, анда гуманитар йөк озатачак.

- Совет чорында, Бөек Ватан сугышы елларында без Донецк һәм Луганск халкы белән бергә Туган илне фашистлардан азат итү өчен көрәштек. Үзаллы Украина төзелгәч, анда аерым көчләр милләтчелеккә өстенлек бирде, анда яшәүче урыслар кысуга-кимсетелүгә дучар булды. Аларның үз телендә сөйләшергә, рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә мөмкинлекләре чикләнде. Нәкъ шулар 2014 елда Донецк һәм Луганскидагы вакыйгаларга сәбәпче булды, - ди Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов. - Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикалары үтенеченнән соң Донбасста махсус операция уздыру турында карар кабул итүен белдерде. Ул ассызыклаганча, Русиянең планнарына Украина җирләрен оккупацияләү керми.

Кызганычка каршы, кайвакыт изге эшләр өчен катлаулы һәм авыр карарлар кабул итәргә кирәк, әмма тынычлык һәм сигез елга сузылган сугышны тәмамлау өчен бу аклана һәм бөтен ил Президентка моңарда ярдәм итә. Бердәм булганда гына авырлыкларны җиңәргә мөмкин.

Радий Хәбиров ил Президенты Владимир Путинның гамәлләрен хуплый һәм Башкортстанда яшәүчеләр турында кайгырта. Республика җитәкчесе барлык власть органнарын, барысы да тыныч һәм уңайлы яшәсен өчен, кешеләргә һәм икътисадка ярдәм итүгә юнәлдерелгән тагын да нәтиҗәлерәк эшкә мобилизацияли. Радий Хәбировның "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" дигән сүзләре бар. Дөрес карар, һәм безнең туганнарга ярдәм итәргә, Донбасска гуманитар ярдәм җибәрергә кирәк, чөнки Донецк һәм Луганск республикалары халкы моңа мохтаҗ. Бу - дөрес карарлар, без, Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты, республика Башлыгын һәм Русия Президентын хуплыйбыз.

Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитетында без Донбасс халкына ярдәм итү турында фикер алыштык. Донецк һәм Луганск халык республикалары балаларына ярдәм күрсәтергә ниятлибез.

Читайте нас: