+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 февраль 2022, 17:27

Радий Хәбиров: “Без республиканың нормаль эшләвен тәэмин итәргә тиеш”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәтенә Көнбатыш санкцияләре шартларында төбәк икътисадының нормаль эшләвен тәэмин итүне йөкләде.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

- Анык итеп әйтергә телим: Президентыбызга, һичшиксез, ярдәм итәбез. Мин "без" дигәч, үз исемемнән түгел, ә үзебезнең зур идарә командасы исеменнән әйтәм, - диде Радий Хәбиров. - 23 февральдә без Донецк һәм Луганск халык республикаларын тануны яклавыбызны ачык чагылдырдык. Нәкъ шулай ук без Русия Президентының Украинада махсус хәрби операция уздыру турындагы карарын берсүзсез хуплыйбыз. Ышанам ки, безнең Кораллы Көчләр үз бурычын лаеклы үтәячәк. Без дә аларны хуплыйбыз һәм алар өчен борчылабыз.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республика Хөкүмәте икътисадтагы мөмкин булган кыенлыкларга әзер булырга тиеш.

- Монда утыручыларның барысы да тагын бер нәрсәне истә тотарга тиеш, һәм бу бик мөһим: безнең артта - дүрт миллионлы республика. Тормыш дәвам итә, балалар мәктәпкә йөри, ковид та беркая да китмәде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Шуңа күрә кешеләр тыныч, уңайлы яшәсен һәм һәркем үз эше белән шөгыльләнсен өчен без республиканың нормаль эшләвен тәэмин итәргә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, узган атнада мин Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка аналитик эш үткәрергә һәм икътисади өлкәдә барлыкка килергә ихтимал булган кыенлыкларга әзерләнергә куштым.

Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, 26 февральдә Хөкүмәт утырышында Көнбатышның санкцион сәясәтенә бәйле рәвештә катлаулылыклар кичерүе ихтимал булган берничә юнәлеш билгеләнгән.

- 1 марттан башлап бездә кризиска каршы штаб эшли башлаячак. Без республика предприятиеләренә, бигрәк тә экспортерларга, тотрыклы эшләсеннәр өчен ярдәм күрсәтү зарурлыгын бәялибез. Ахыргы анализны атна дәвамында ясарбыз, - диде Андрей Назаров.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада эвакуация штабы җәелдерелгән. Донецк һәм Луганск халык республикалары халкын кабул итү өчен 2 мең урын әзер. Радий Хәбиров ассызыклаганча, муниципалитетлар башлыклары әлеге объектларның һәркайсының әзер булуы өчен шәхси җаваплы.

- Мин шулай ук республика Хөкүмәтенә гуманитар олау формалаштырырга йөкләмә бирәм, чөнки Донецк һәм Луганск халык республикалары халкы моңа мохтаҗ, - диде Радий Хәбиров. - Бу республикаларда коллегаларыбыз белән элемтәгә чыгуыгызны үтенәм. Шуны аңларга кирәк: беренче чиратта, без нәрсә белән ярдәм итә алабыз. Федераль штаб һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән сорауларны хәл итәргә һәм анда зур гуманитар олау җибәрергә кирәк.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, чит илләрдән туган якларына кайта алмаган якташ туристлар белән хәлне игътибар белән күзәтеп барырга кушты.

Читайте нас: