+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Июля 2022, 16:30

Бородинодан Парижга кадәр

"Башкорт аты» фестивале кысаларында грандиоз ат парады узды.

Бородинодан Парижга кадәрБородинодан Парижга кадәр
Бородинодан Парижга кадәр
Анда Мәскәү, Башкортстан, Татарстан, Пермь крае, Кабарда-Балкария, Калмыкия, Саха-Якутия, Рязань, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләре, Дагстан, Таулы Алтай, Казахстан һәм Кыргызстаннан биш йөзләп җайдак катнашты.

Парадта катнашучылар халык костюмнарында да, сугыш еллары формасында да, "Төньяк амурлары" киемнәрендә дә, шулай ук легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары формасында да чыгыш ясады. Җайдаклар шулай ук Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге ирекле батальон байраклары белән узды.

Темәс тарих-туган якны өйрәнү музее мөдире Айдар Мәҗитов "Төньяк амурлары" колоннасын җитәкли. Үз вакытында аңа Бородино авылыннан Парижга кадәр Төньяк амурларының тулы юлын узу, 8 походта катнашу хокукы бирелә.

- Без тарихи реконструкция белән шөгыльләнәбез, максималь тарихи дөреслек белән хәрби һәм ат амунициясе элементларын тергезәбез. Безнең максат - моның ничек булганын күрсәтү, - дип аңлатты ул.

Айдар Мәҗитов шулай ук күпмедер вакыт элек Баймак районында хәрби атның хөрмәтләп күмелүе ачыкланды, дип сөйләде. Музей мөдире искә төшергәнчә, башкортлар өчен атлар гасырлар буена чын дус һәм сугышчан иптәш булган.

Автор: Алсу Муллахмәтова.
Автор фотосы.
Чыганак: " Баймакский вестник"

Теглар:bashhorsefest

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас