Хәзерге вакытта республика стационарларында COVID-19дан 155 кеше дәвалана, аларның күбесе - өлкән яшьтәге кешеләр. Бер авыру ИВЛга тоташтырылган. Амбулатор шартларда 561 кеше дәвалана, шул исәптән - 60 яшьтән өлкәнрәк 169 пациент.
Тәүлек эчендә 135 кеше савыккан, 1 үлем очрагы теркәгән.
Башкортстанда ял көннәрендә вакциналануны 16 833 кеше узды. Республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 3 042 630 кеше (122,5%) вакциналанды, 2 815 836 кеше (113,3%) вакцинацияне тулысынча узды.
Ревакциналанган гражданнар саны - 720 521.