+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 Августа 2022, 16:35

Җитәкчеләр халык белән социаль челтәрләрдә аралаша

Ул Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча башкарыла.

Җитәкчеләр халык белән социаль челтәрләрдә аралашаҖитәкчеләр халык белән социаль челтәрләрдә аралаша
Җитәкчеләр халык белән социаль челтәрләрдә аралаша

"Башкортстанда барлык 54 район һәм 9 шәһәр округы хакимиятләренең һәм аларның җитәкчеләренең "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә рәсми битләре һәм телеграм-каналлары бар. Муниципалитет башлыкларының гына да 500 меңнән артык язылучысы исәпләнә. Башкарма хакимиятнең барлык 33 органы да үз битләрен алып бара - барлыгы 170 мең язылучы.

Барлыгы исә Русиядә хакимият органнарының рәсми пабликлары 2 938 тәшкил итә, аларның гомум аудиториясе - 50 миллионнан артык кеше. Муниципаль районнар һәм социаль әһәмияткә ия министрлыклар һәм ведомстволар бөтен илдә социаль челтәрләрдә халык белән аралашалар.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт пабликларын алып бару таләбе 270-ФЗ санлы федераль законда язылган. 2022 елның 14 июлендә аны Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады", - дип яза Республика белән идарә итү үзәге.

Фото: blog.oy-li.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас