+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 август 2022, 21:44

ВПН белән сак эш итегез!

Аннан шәхси мәгълүматларны урлау очраклары ешайган.

ВПН белән сак эш итегез!
ВПН белән сак эш итегез!

"VPN нәрсә белән куркыныч? Бу сервислар анонимлык һәм блокланган сайтларга тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Әмма еш кына кулланучыларның чиксез ышанычы шәхси мәгълүматларның урлануына китерергә мөмкин.

"Роскомнадзор" мәгълүматлары буенча, Русия дөньяда VPN-сервислар белән куллану буенча икенче урында тора. Июльнең беренче өч атнасында VPN-сервислар Русиядә шәхси мәгълүматны 12 миллион тапкырдан артык күчереп алганнар. Шәхси мәгълүматны урлау очраклары арткан.

Мошенниклар нинди мәгълүматны ешрак урлый?
- шәхси мәгълүматлар;
- банк карталарының номерлары, парольләр;
- электрон почта, пароль, логин адреслары;
- IP-адрес-компьютер.

Экспертлар VPN-сервислар белән файдалану хәвефле, дип саный. Һәм мөмкин булганча, Интернет кулланучыларына аларның хезмәтләреннән баш тарту яхшырак.

Әгәр дә сез шәхси мәгълүматларны законсыз файдаланудан зыян күргән булсагыз, санлы мохиттә гражданнарның хокукый ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итегез: [url=https://02.rkn.gov.ru/p35492/,]https://02.rkn.gov.ru/p35492/"[/url], - дип язган социаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: