+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 сентябрь 2022, 10:40

Транспорт һәм төзелеш тармакларын үстерү - стратегик бурыч

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Транспорт һәм төзелеш тармакларын үстерү - стратегик бурыч
Транспорт һәм төзелеш тармакларын үстерү - стратегик бурыч

“Елдан-ел Башкортстан Русия төбәкләре арасында төзелгән торак күләме буенча тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарны били: Идел буе федераль округында - 2нче , Русиядә 7нче урыннар. Быел 2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган - бу 20 меңнән артык фатир.

Башкортстан 2025 елга кадәр исәпләнгән торак фондын күчерү программасы чараларын вакытыннан алда үтәү өчен 1,4 миллиард сум акча күчерү хупланган төбәкләр арасына керде.

Республикада 19,6 миллиард сумлык инфраструктур бюджет кредитлары хупланды; алар инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура объектлары төзелешенә юнәлтелде.

"РЖД" җәмгыяте белән берлектә, Дим - Иглин участогында икенче юллар төзү белән Уфа тимер юл узелын үстерү проектының финанс моделен формалаштыру буенча эш алып барыла; 2030 елга пассажирлар санын елына 6,5 миллионга кадәр арттыра алачакбыз.

Транспорт һәм төзелеш тармакларын үстерү - Президенты Владимир Путин куйган бөтен илебезнең стратегик бурычы.

Уфа бу уңайдан 18-22 сентябрьдә «Транспорт һәм төзелеш» беренче Халыкара конгрессы өчен мәйданчык булачак. Санлаштыру, импортны алмаштыру, яңа технологияләр куллану, кризиска каршы чаралар һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышырбыз.

Анда Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм Иран кебек дустанә илләр вәкилләре катнашачак.

Ил-партнер булып Беларусь Республикасы чыгыш ясаячак. Бу көннәрдә Башкортстанда Белоруссия Премьер-министры Роман Головченко булачак. Ул «Транспорт һәм төзелеш»нең пленар утырышында, «Уфа» индустриаль паркы территориясендә капсула салуда катнашачак, анда алга таба 250 эш урыны булдырылган, ашлык җыю өчен җайланмалар җитештерү заводы төзеләчәк”, - дип яза Андрей Назаров.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: