+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2022, 22:38

Белоруссия белән озайлы хезмәттәшлек төзиячәкбез

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко журналистлар белән әңгәмәдә ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча киңәйтелгән очрашуга йомгак ясадылар.

Белоруссия белән озайлы хезмәттәшлек төзиячәкбез
Белоруссия белән озайлы хезмәттәшлек төзиячәкбез

- Без бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда Минскида узган елның декабрендә ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру турында сөйләштек. Шулай ук Беларусь президенты Александр Лукашенко әйткән 1 миллиард долларлык товар әйләнешенә ирешүнең перспективалары нинди булуын ачыкладык. Бу максатка барабыз. Бездә бу чиккә чыгарга мөмкинлек бирүче проектлар җитәрлек. Компанияләр, бизнес һәм түрәләр бу эшне башкарырга этәрә. Без бүген моңа инандык.

Безнең хезмәттәшлек күп планлы. Бу быел да яхшы нәтиҗә күрсәтүче экспорт һәм импорт белән тәэмин итү генә түгел, кооперация проектлары да. Безнең фәнни һәм җитештерү потенциалыбызны берләштерү өчен бик мөһим. Бу мәсьәләдә без Башкортстан дусларыбызга тулы ярдәм күрсәтәбез.

Сөйләшүләр яңа гына башланды. Бүгенге кич һәм иртәгәге көн дәвамында барлык нечкәлекләрне "җилләтеп" торачакбыз, - диде Роман Головченко.

- Башкортстан белән Белоруссия элемтәләре нык һәм тотрыклы. Тормыш үзе әйтә, безгә хәзер бик тиз хәрәкәтләнергә кирәк.

Бүген фикер алышу барышында Роман Александрович безгә интеграция, товар алмашу буенча күп кенә планнарның озак вакытка исәпләнгән булуы турында уйланырга кирәклеген әйтте. Шуңа бәйле рәвештә без озак сроклы программа турында карар кабул иттек. Якын арада моны рәсми документ белән беркетәчәкбез. Санкция басымы шартларында без Белоруссиядә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы, коммуналь, юл техникасы һәм башка эшләнмәләргә ихтыяҗ кичерәбез. Һәм программа Белоруссия партнерларыбызга билгеле бер вакытка җитештерү һәм сату планын формалаштыру өчен уңайлы булсын өчен кирәк. Ә безгә моны бюджетка салырга яки башка финанс инструментларын кулланырга кирәклеген аңлау мөһим. Озак сроклы программа - бүгенге очрашуның төп нәтиҗәләреннән берседер, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: