+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 сентябрь 2022, 12:55

Иноагент кына түгел инде...

Алла Пугачевны Русия Армиясен дискредитацияләүгә тикшерәчәкләр.

Иноагент кына түгел инде...
Иноагент кына түгел инде...

Алла Борисовнаны үзен иноагент дип тануны сорап язганы өчен Русия Армиясен дискредитацияләүгә тикшерәчәкләр. Бу турыда "Сак булыгыз, яңалыклар" телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Мәскәү өлкәсендә яшәүче хатын, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, җырчыны «чит ил ярдәме» алып, хокукка каршы эшчәнлек һәм Русия Армиясен дискредитацияләүгә юнәлтелгән гамәлләргә тикшерүләрен үтенде.

Элегрәк Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Кремльнең Алла Пугачеваның социаль челтәрләрдә үз-үзен иноагент дип тануны сораган сүзләрен шәрехләүдән баш тартуын белдерде.

18 сентябрьдә Пугачева Юстиция министрлыгы чит ил агентлары реестрына керткән ире Максим Галкин артыннан аны да иноагент дип тануны сораган иде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: