+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 ноябрь 2022, 10:51

Сабый юка бозга баскан...

Федоровка районында - фаҗига.

Сабый юка бозга баскан...
Сабый юка бозга баскан...

Кичә 112 санлы системаның шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә Федоровка районының Ключевка авылында буада 8 яшьлек малай боз астына киткән дигән хәбәр килә. Кызганычка каршы, аны коткарып кала алмыйлар, дип хәбәр итә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Ул апасы белән буа янында, ярдан 15 метр ераклыкта уйнаган. Малай боз астына төшеп киткәч, апасы аны коткарырга тырышкан, ләкин булдыра алмаган һәм әти-әнисе артыннан өйгә йөгергән. Водолазлар батып үлгән малайның гәүдәсен 2 метр тирәнлектә табып алган.

"Хөрмәтле ата-аналар! Кечкенә балаларны ялгыз калдырмагыз! Балаларга сулыклар янында уйнау тормыш өчен куркыныч дип кисәтегез!» - дип кисәтәләр ведомствода.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: