-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 ноябрь 2022, 13:30

Инвесторларга да кызыклы булачак!

Президент Владимир Путин кабул иткән май указы нигезендә кабул ителгән "Демография" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга "Туризм өчен җир" федераль проекты ярдәмгә килә.

Инвесторларга да кызыклы булачак!
Инвесторларга да кызыклы булачак!

Туристлык тармагы өчен кызыксыну уятучы объектларны һәм җир ресурсларын ачыклау буенча эшче төркемнең беренче утырышы барышында беренче 5 җир кишәрлеген туристлык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен перспективалы исемлеккә кертү турында карар кабул ителде.

Шулардан 3 җир кишәрлеге - Мәләвез районы территориясендә, Нөгеш сусаклагычы янында, 2 җир кишәрлеге Гафури районы территориясендә, Красноусол минераль чыганаклары һәм «Усолка», «Дальний тюлькас» геологик обьектлар янында урнашкан.

"Туризм өчен җир" проектының максаты - туристлар өчен аеруча кызыклы булган объектларны билгеләү һәм туристлык инфраструктурасын булдыру өчен якындагы участокларны һәм территорияләрне ачыклау. Башкортстан Республикасы әлеге проектны тормышка ашыру буенча пилот төбәкләр исемлегенә керде", — дип сөйләде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская тулыландырып узганча, якын арада ачыкланган туристлык мәнфәгатьләре турындагы мәгълүмат "Росреестр"ның ачык кадастр картасында, " Туризм өчен җирләр" бүлегендә урнаштырылачак (pkk.rosreestr.ru) . Теләсә нинди кызыксынган кеше, шул исәптән инвестор да, туризм өлкәсендә үз проектын тормышка ашыру өчен гариза яза ала. Яңа сервис «Төзелеш өчен җир» (торак төзелеше өчен яраклы участокларны ачыклау) сервисы белән тиңдәшлек буенча эшли.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: