+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2022, 19:07

“Хокук конфликтларны цивилизацияле хәл итәргә мөмкинлек бирә”

Русия юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев VIII Бөтенрусия юридик форумы кысаларында "Хокук гуманитар миссиясе - безнең заман ориентиры" дигән "түгәрәк өстәл" барышында хокук өлкәсендә мәгърифәтчелек эшчәнлегенең гуманитар миссиясе турында сөйләде.

“Хокук конфликтларны цивилизацияле хәл итәргә мөмкинлек бирә”
“Хокук конфликтларны цивилизацияле хәл итәргә мөмкинлек бирә”

“Хокук - үзеннән-үзе кешелек җәмгыяте тарафыннан булдырылган мөһим гуманитар институт. Нәкъ менә хокук безгә кешечә яшәргә һәм конфликтларны цивилизацияле рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә", - дип билгеләде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, халыкка хокукый белем бирү - Русия юристлары ассоциациясенең төп юнәлешләренең берсе. Ел саен Бөтенрусия хокукый (юридик) диктанты үткәрелә, анда йөзләгән мең граждан катнаша. Дөнья вакыйгаларына бәйле рәвештә хокукый ярдәмнең адреслы проектлары төзелә, шул исәптән февральдә Русия юристлары ассоциациясе ДХР һәм ЛХРдан килгән гражданнарга, шулай ук Украина территориясеннән күченгән халыкка хокукый ярдәм күрсәтү буенча "кайнар линия" эшләтеп җибәрде. Чит илдә авыр хәлдә калган ватандашларны яклау өчен "Ватандашлар хокуклары өчен" проекты эшли башлады. Шулай ук Русия юристлары ассоциациясе шунда ук мобилизацияләнгәннәргә хокукый ярдәмгә кушылды, консультацияләр өчен чат-бот эшләтеп җибәрелде.

"Ярдәм проектларын үстерү безнең өчен формальлек түгел, һәм конъюнктурага эләгү омтылышы да түгел, ә төп ихтыяҗ. Кешелеклелек, кешеләргә ярдәм итү ихтыяҗы - юристның һөнәри кодының аерылгысыз өлеше. Әлбәттә, андый сыйфатлар һәркемдә юк. Әмма алар булмаса, мондый юристны профессионал дип атап булмый. Шуңа күрә безнең һөнәр, асылда, гуманитар булып тора", - дип билгеләде Владимир Груздев.

Соңыннан ул актив эшчәнлеге өчен Башкортстан төбәк бүлегенә рәхмәт белдерде. "Бүлек вәкилләре беренчеләрдән булып безнең барлык проектларның эшенә кушыла һәм ассоциациянең иң югары күрсәткечләре буенча барлык рейтингларына керә. Сезнең эшчәнлегегез өчен рәхмәт", - диде ул.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев конституцион хокукның гуманистик башлангычының мөһимлеген билгеләп үтте.

Форум кысаларында республика районнарыннан юристлар белән туры трансляция оештырылды. Русия юристлары ассоциациясенең Чишмә районы әгъзалары үз эшчәнлекләре турында сөйләде. Юристлар 2022 ел эчендә генә дә 120 гражданга - пенсионерларга, ятим балаларга ярдәм күрсәткән. Бу торак мәйданын алуда ярдәм, социаль түләүләрне билгеләү, җир кишәрлекләренә гражданнарның хокукларын тергезү һәм башкалар.

Тагын бер туры бәйләнеш Донбасс һәм Украинадан күченеп килергә мәҗбүр булганнарны вакытлыча урнаштыру пунктыннан булды. Луганск өлкәсеннән Наталья Щуцкая үзенең Украинадан тыныч тормыш эзләп чыгып китүе турында сөйләде. Ул Русия Федерациясе гражданы паспортын алган инде. Хокук мәсьәләләрендә аны Ассоциация юристлары консультацияләгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

“Хокук конфликтларны цивилизацияле хәл итәргә мөмкинлек бирә”
“Хокук конфликтларны цивилизацияле хәл итәргә мөмкинлек бирә”
“Хокук конфликтларны цивилизацияле хәл итәргә мөмкинлек бирә”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: