Сораштыруларда предприятиеләре су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташкан 65 бизнес вәкиле һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташкан 55 бизнес вәкиле катнашты.
Респондентларның төп массасы - махсус төзүчеләр һәм шәхси эшкуарлар. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташуның уртача вакыты - 36,5 эш көне, ташландык суларны агызу челтәрләренә исә - 45 эш көне. Ике очракта да, респондентлар фикеренчә, тоташтырудан канәгатьлекнең гомум бәясе 4,5 баллдан артык иде.
- Безнең бурыч - челтәрләргә тоташтыру процедурасын мөмкин кадәр сыгылмалы һәм базарда катнашучылар өчен уңайлы итү. Бу яңа бизнес ачу һәм булган бизнесны киңәйтүне җиңел итә. Шуның нәтиҗәсендә төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге арта. Моннан тыш, төзекләндерелгән территорияләрдә яңа объектлар барлыкка килә, бу, һичшиксез, шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырта, – дип билгеләп үтте Башкортстанның торак-комуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов.
Исегезгә төшерәбез, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә технологик тоташтыру процессында килеп туган проблемаларны хәл итү максатында Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләренә 8(347) 218-00-20 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.