Беларусь һәм Русия хезмәттәшлегендә яңа проект – зубрлар үрчетү.
- Безне һәр очрашуыбыз баета,- диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Без бирегә беренче тапкыр килгәч, барлык басымнарыбыз машина төзелешенә, нефть химиясенә һәм башка шундый тармакларга юнәлтелде. Безнең бер очрашуда зубрлар турында сөйләшү булды. Бу минем өчен элек ирешеп булмый торган хыял кебек иде. Хәзе безнең Фәннәр академиясе галимнәре белән киңәшләштем. Башкортстанда зубрлар асрау өчен тиешле шартлар бар. Без шундый карарга килдек. Киләсе атнада сезгә Башкортстан Фәннәр Академиясе вәкилләре киләчәк. Алар Белоруссия Фәннәр академиясеннән хезмәттәшләре, милли парклар өлкәсендәге экспертлар белән очрашачак, зубралар үрчетү үзенчәлекләрен анализлаячак. Шуннан соң безгә Беларусь вәкилләре киләчәк, без зубрлар өчен бирергә теләгән территорияләрне өйрәнәчәкләр. Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумына бездә зубрлар булуы бик яхшы булыр иде.