+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 гыйнвар 2023, 08:25

Хатын-кызлар руль артында икеләтә игътибарлы, дисәләр дә...

Шушы көннәрдә республикада гүзәл затлар катнашлыгында янә юл һәлакәтләре теркәлде.

Хатын-кызлар руль артында икеләтә игътибарлы, дисәләр дә...
Хатын-кызлар руль артында икеләтә игътибарлы, дисәләр дә...

Шушы көннәрдә республикада гүзәл затлар катнашлыгында янә юл һәлакәтләре теркәлде.

Уфаның Дим районында балигъ булмаган баланы бәрдергәннәр. Башкала дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 52 яшьлек хатын-кыз “Mazda CX-5” автомобиле руле артында Магистраль урамыннан барганда юлга 7 яшьлек бала йөгереп чыккан. Ул юлны дөрес урыннан кисеп чыкмаган.

 

Юл-транспорт һәлакәтендә башы һәм аяк-куллары җәрәхәтләнгән беренче сыйныф укучысы дәваханәгә озатылган. Водитель сүзләренчә, бала кар өеме артыннан юлга кинәт йөгереп чыккан. Нәтиҗәдә, водитель, тормозга басарга өлгермичә, баланы бәрдергән.
Әлеге вакытта авария факты буенча административ тикшерү бара.
Бүздәк районында Бүздәк – Казаклар-Кобау юлының икенче километрында авария теркәлгән. “Дәүләкән районында яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз водитель, автомобильгә идарә итүне югалтып, сул як кюветка төшеп, машинасы әйләнгән. Нәтиҗәдә, 44 һәм 42 яшьлек пассажир хатыннар төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Автолединың машина йөртү тәҗрибәсе бер елга да тулмаганлыгы ачыкланды”, – дип язды Телеграм-каналда республиканың Баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: