- Безнең министрлык тарафыннан дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрендә дәүләт милке 86 мең гектардан артык мәйданда 5 меңнән артык тикшерү уздырылды, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин. - Аукционнарда арендага бирелгән кишәрлекләрнең гомум мәйданы 43,5 мең гектардан артык тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән ике мәртәбә диярлек артык.
Файдалануга тапшырылган территорияләр өчен аренда түләвенең еллык күләме 230 млн. сумнан артып киткән.
Фото: pravitelstvorb.ru