+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2023, 14:15

Ат чанасында да “фара”лар булу зарур!

Бу водительләр аны вакытында күреп калу өчен кирәк.Бөре районында чаналы ат катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте тер­кәлде, дип хәбәр итте телеграм-каналда төбәкнең баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

“Бөре – Питяково” автомобиль юлының 15нче чакрымында 27 яшьлек кеше, чаналы атта олы юлга чыкканда, 22 яшьлек кыз идарә иткән “Шевроле Авео”ны үткәрмәгән. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә ат белән идарә иткән ир һәм аның 34 яшьлек пассажиры җәрәхәтләнгәннәр. Хайван зыян күрмәгән”, – дип яза Владимир Севастьянов һәм ат белән йөрүчеләргә арба-чаналарга яктылык кайтаручы элементлар беркетергә өнди.

Ә Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте: “9 февральдә, Дүртөйле районында юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда ике кеше зыян күрде”, – дип хәбәр итә.
“М-7” трассасының 1239нчы чакрымында “Лада Гранта” һәм “КамАЗ” йөк машинасы бәрелешкәннәр. Авария нәтиҗәсендә “Лада Гранта”ның 32 яшьлек водителе һәм аның 36 яшьлек пассажиры төрле дәрәҗә җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Стәрлетамак янында Уфа – Ырынбур юлының 151нче километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Тәүдә юлны кара-каршы килүче “Лада Приора” һәм “Скания” бүлешә алмаган. Аннары фурага каршы килүче “Ниссан Кашкай” бәрелгән. Кызганычка каршы, “Лада” белән идарә итүче Куергазы районында яшәүче 31 яшьлек водительнең гомере өзелгән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: