+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2023, 11:55

Юл игътибарсызлыкны кичерми!

Нәкъ шул сәбәпле бер төндә ике җәяүленең гомере өзелде.Беренче юл-транспорт һәлакәте төн уртасында Әлшәй районында Чишмә – Аксеново – Кыргыз-Миякә автомобиль юлында Хәнҗәр авылы янында була. Уфа районыннан 25 яшьлек егет “Лада Гранта”да Миякә районының 53 яшьлек кешесен бәрдерә. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән водитель чакырган ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Аның сүзләренчә, җәяүле кинәт кенә юлга йөгереп чыккан.

Юл игътибарсызлыкны кичерми!
Юл игътибарсызлыкны кичерми!

Икенче авария Благовещенда “Көньяк тупик” урамында була. 40 яшьлек ир “ВАЗ-2112” руле артында 34 яшьлек хатын-кызны бәрдерә, ул элек аның пассажиры булган. Водитель аны төшергәннән соң игътибарсызлыгы аркасында таптаткандыр, дигән фараз бар. Хатын да җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

ЮХХДИда билгеләп үтелгәнчә, медицина тикшеренүе нәтиҗәләре буенча, ике шофер да айнык булган.
Нефтекамада ике бала каза күргән авария сәбәпләрен ачыклыйлар. Анда Юбилейный проспектында юл һәлакәте теркәлгән. “Лада Калина” руле артындагы 45 яшьлек ир җәяүлеләр өчен кичү урынында 4 яшьлек кыз бала һәм 7 яшьлек малайга барып менә. Ике бала да тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

“Ана кеше балалары белән тышта йөрергә чыккан булган. Авария моментында хатын балаларының артында булган. Тикшерү оештырылды”, – диләр республиканың ЮХХДИ идарәсендә.

Башкортстан Прокуратурасы ЮХХДИ тикшергән бу аварияне үз контроленә алган.
Караидел районында хатын-кыз үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итәләр Башкортстанның ЮХХДИ идарәсеннән.

Бөре – Тастүбә – Сатка юлының 108нче чакрымында “ВАЗ-2115” һәм “Форд Маверик” машиналары бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә безнең ил автомобиле пассажиры вакыйга урынында ук үлгән, водитель төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Шул ук вакытта...

Әбҗәлил районында 11 яшьлек малай белән бәхетсезлек очрагы булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Әскар үзәк район дәваханәсенә төрле дәрәҗәдәге термик пешүләр белән 2012 елда туган малай китерелгән.
“Янгын сүндерүчеләр чакырту кирәкмәгән. Башлангыч мәгълүматлар буена, пешүнең сәбәбе — ут белән саксыз эш итү, аерым алганда, мунча якканда тиз янучы сыеклык кулланудан килеп чыккан. Кинәт кабынган ялкын баланың йөзенә килеп бәрелгән”, — дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Әлеге очракны министрлыкның белгече тикшерә.

Иглин районында да сигез яшьлек малай бәлагә тарый, ул учак аша сикерергә була, нәтиҗәдә, күпсанлы тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә эләгә. Барысы да 18 мартның кичендә Иглин авылында була: абыйлы-энеле ике малай учак ягалар һәм ут аша сикереп уйнарга булалар.
Нәтиҗәдә, аларның берсе янган учакка егыла. Баланы шунда ук Уфага тән пешү бүлегенең реанимациясенә илтәләр, аның башы, муены, гәүдәсе, шулай ук аяклары I, II һәм III дәрәҗәдәге пешү ала, яралар тәннең 15 процент өслеген биләп тора. Табиблар малайның хәлен тотрыклы авыр дип бәяли.
– Бу факт буенча янгын күзәтчелеге чакырылмаган. Вакыйганың хәл-шартлары ачыклана. Тикшерүне Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе үткәрә, – диделәр әлеге ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Резида Вәлитова.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: