+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Май 2023, 06:47

Яңгырлар дәвам итәчәк

Бу хакта Башкортстан синоптиклары хәбәр итә.

Яңгырлар дәвам итәчәкЯңгырлар дәвам итәчәк
Яңгырлар дәвам итәчәк
Бүген, 15 майда, Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар, көндез яшенле яңгырлар булуы көтелә. Җил көнчыгыш, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +2, +7, төньяк һәм таулы районнарда -3 градус булуы көтелә. Көндез +16, +21 градуска кадәр җылы булачак.

Иртәгә, 16 майда, бераз яңгырлар явачак, әмма көндез, башлыча, явым-төшемсез. Төнлә термометр баганасы -2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +18, +23 градуска кадәр җылыначак. Җил көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Ә кайбер районнарда көчле җил көтелә.

Фото:gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас