+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 Май 2023, 09:20

Русия һәм Беларусь төбәкләре форумында партнерлык турында фикер алышачаклар

26-28 июньдә Уфада Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы узачак. Аның темасы - «Русия һәм Беларусь төбәкләре форумының 10 еллыгы: йомгаклар һәм перспективалар». Чараны Русия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы, Беларусь Республикасы Милли җыелышы Советы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

Русия һәм Беларусь төбәкләре форумында партнерлык турында фикер алышачаклар
Русия һәм Беларусь төбәкләре форумында партнерлык турында фикер алышачаклар
Форумда катнашучыларны һәм кунакларны эшлекле программа көтә. Әйтик, 27 июньдә «Торатау» Конгресс-холлында Русия һәм Беларусь төбәкләренең халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе ачылачак. Алга таба форумның секция утырышлары эшли башлаячак, аларда дустанә дәүләтләр хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре турында фикер алышачаклар. Экспертларның игътибар үзәгендә ике илнең гуманитар хезмәттәшлеге өлкәсендә ун ел нәтиҗәләре һәм перспективалар, Русия һәм Беларусь төбәкләренең үзара хезмәттәшлеге, иҗтимагый дипломатия мөмкинлекләре, бердәм сәнәгать һәм аграр сәясәт формалаштыру, бердәм хокукый система булдыру, волонтерлык хәрәкәте, туризм үсеше һәм башка мәсьәләләр булачак.

Шул ук көнне Русия төбәкләренең чит илдә яшәүче ватандашлары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча түгәрәк өстәл утырышы планлаштырылган. Беларусь Милли җыелышы каршындагы Яшьләр советы (парламенты) һәм Федерация Советы каршындагы яшь закон чыгаручылар Палаталарының уртак утырышы узачак. Бер үк вакытта «Ике илнең эшлекле даирәләре хезмәттәшлеген үстерүнең перспектив юнәлешләре» темасына Русия һәм Беларусь сәүдә-сәнәгать палаталары утырышы узачак.

28 июньдә Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко һәм Республика Советы рәисе Наталья Кочанова Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнары һәм Беларусь Республикасы төбәкләре җитәкчеләре белән очрашачак. Очрашу азагында министрлыклар һәм ведомстволар, власть органнары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, ике илнең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында форумның пленар утырышы узачак. Хезмәттәшлек турында хөкүмәтара һәм төбәкара килешүләргә кул кую планлаштырыла.

Форум кысаларында шулай ук мәдәни, мәгариф һәм спорт чаралары узачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: