+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июнь 2023, 21:20

Радий Хәбиров Зианчура халкын чәчү тәмамлану белән котлады

10 июньдә Зианчура районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципаль Сабантуйда булды.

Радий Хәбиров Зианчура халкын чәчү тәмамлану белән котлады
Радий Хәбиров Зианчура халкын чәчү тәмамлану белән котлады

Төбәк җитәкчесе халыкны чәчү кампаниясе тәмамлану белән котлады һәм хезмәт алдынгыларына республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Әлеге катлаулы чорда илебез һәм республикабыз өчен күпмилләтле бер гаилә булып иҗади үсеш юлында яшәвебез, көрәшүебез, Ватанны саклаучыларга ярдәм итүебез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә, - диде Радий Хәбиров.

Кунакларны мәртәбәле кунак - Русия Герое, генерал-майор Умарпаша Ханалиев сәламләде.

Тантаналы өлештән соң Башкортстан Башлыгы Сабантуйның тематик һәм спорт мәйданчыкларында булды.

Радий Хәбиров башкорт батырларының милли көрәшен, ат чабышларын һәм бәйгеләрен карады. Тренерлар төбәк Башлыгына республикада спортка ярдәм күрсәткәне, шулай ук «Авыл тренеры» программасын гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Зианчура районында инде җиде остаз сертификатлар алган.

Аннары республика Башлыгы районның авыл биләмәләренең милли хуҗалыклары белән танышты. Мәсәлән, Абзан авыл Советы халкы ел саен үткәрелүче «Зианчура шәле» фестивале турында сөйләде, ул инде 20 елдан артык уза.

Радий Хәбиров “Зианчура шәле” фестиваленә өстәмә финанс ярдәме күрсәтергә йөкләде һәм, мондый брендлы чаралар Башкортстанның һәр районында булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Бу халык кәсепләре һәм һөнәрләрен үстерә, туристлар агымы артуына ярдәм итә.

Республика Башлыгы "Тәмле. Без бергә" милләтара проекты мәданчыгында булды. Биредә республиканың төрле халыклары, төбәк иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: