+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль 2023, 19:05

Башкортстан - халыкара форумнар үткәрү өчен 3нче федераль мәйданчык!

Уфада узган «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» IV Халыкара форумында белгечләр халыкара форумнар үткәрү өчен 3нче федераль мәйданчык булу өчен Башкортстанның зур потенциалы турында белдерде.

Башкортстан - халыкара форумнар үткәрү өчен 3нче федераль мәйданчык!
Башкортстан - халыкара форумнар үткәрү өчен 3нче федераль мәйданчык!

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сүзләренчә, «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» IV Халыкара форумында 2000 кеше теркәлгән. Шул ук вакытта Уфа Русия төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Таҗикстан, Болгария, Үзбәкстан һәм Төркиядән 1,5 меңләп катнашучыны көткән.

- Әлеге вакыйга эксперт җәмгыяте арасында шау-шу тудырды. Быелгы форум элек үткәрелгәннәрдән иң технологик форум булды. «Акыллы шәһәр» өчен алдынгы инновацион санлы һәм инженерлык чишелешләренең күргәзмә экспозициясе кысаларында 35тән артык федераль һәм төбәк компанияләре муниципаль һәм төбәк идарәсен санлаштыру, ресурслар белән тәэмин итүне модернизацияләү, шәһәр мохитен үстерү, дәүләт һәм бизнес өчен санлаштыру технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү, "болытлы" технологияләр өлкәсендә IT-продуктлар булдыру, акыллы видеоаналитика технологияләре белән тәэмин итү, пилотсыз очу аппаратлары җитештерү һәм башкалар өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим итте, - дип белдерде Рөстәм Моратов.

Форум кырларында катнашучылар "Акыллы шәһәр" стандартлары, бизнес һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлеге, санлаштыру буенча халыкара тәҗрибә турында фикер алышты, шулай ук «Акыллы шәһәр»дә ясалма интеллект технологияләрен куллану темасына эксперт һәм стратегик сессияләр узды.

Русия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик белдергәнчә, Башкортстанның мондый кунакчыллык һәм профессиональлек дәрәҗәсе белән халыкара форумнар үткәрү өчен тагын бер федераль мәйданчык булу өчен зур потенциалы бар.

Форумның күргәзмә мәйданчыкларының футуристик экспозицияләре экспертлар һәм бизнесменнар, яшь белгечләрнең игътибарын җәлеп итте. Сессия модераторы, «Кече һәм урта эшкуарлык» юнәлеше буенча Русия Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы Юлия Алферова да чараны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. Бу хакта "Республика Башкортостан" гәзите хәбәр итә.

Фото: resbash.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: