+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль 2023, 20:35

Пилотсыз очу аппаратлары халыкка нинди ярдәм күрсәтә ала?

"Акыллы шәһәр" проектларын гамәлгә ашыруда пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) нинди ярдәм күрсәтә ала? Бу сорауга «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» IV Халыкара форумы кысаларында узган стратегик сессиядә катнашучылар җавап бирергә тырышты. 

Пилотсыз очу аппаратлары халыкка нинди ярдәм күрсәтә ала?
Пилотсыз очу аппаратлары халыкка нинди ярдәм күрсәтә ала?

Русия Төзелеш министрлыгының «Акыллы шәһәр» проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркеменең пилотсыз очу аппаратлары комитеты җитәкчесе Владимир Маркин коллектив фикер алышуны һәм карарларны таләп итә торган проблемалы моментларны билгеләде. Бу хакта "Республика Башкортостан" гәзите хәбәр итә.

- Без бүген башкарган эшләр икътисади нәтиҗәлелек күзлегеннән дә бәяләнә. Төбәкләр федераль бюджеттан финанс яңгыры коелыр һәм барысы да яхшы булыр, дип өметләнә. Ә алга таба нәрсә? Ә алга таба рентабельле, нәтиҗәле эшләргә һәм үз-үзеңне аклауга чыгарга кирәк. Шуңа күрә Русия субъектлары күп факторларны, шул исәптән ихтыяҗны, чыганакларны, инвестицияләрнең кире кайтарылуын исәпкә алырга тиеш. Әгәр тармак рентабельле түгел икән, нигә аны үстерергә? Минемчә, "Акыллы шәһәр" форумында катнашучылар бу сорауга җавап бирергә тырышырга тиеш. Алга таба стандартлаштыру мәсьәләсе килеп баса, - дип белдерде Владимир Маркин.

Русия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары Антон Герасимов фикеренчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне рентабельлелек төшенчәсе белән бәйләү авыр.

Ханты-Манси автономияле округы-Югра губернаторы урынбасары Павел Ципорин 600 мең квадрат километр территориядә пилотсыз авиация үсеше тәҗрибәсе белән уртаклашты. Анда территория күбесенчә урманнардан, сазлыклардан, болыннардан, сулыклардан, тау тундраларыннан тора һәм 1,7 млн кеше яши. Павел Ципорин ассызыклаганча, БПЛА - яңа эш урыннары, алдынгы компетенцияләр, аз кеше яшәгән һәм барып җитү авыр булган районнарда тормыш сыйфатын күтәрү, табигый янгыннарны, су басуларны, һәртөрле характердагы гадәттән тыш хәлләрне ачыклау һәм аларга җавап бирүнең оперативлыгы.

Обрсоюз Президенты, «ІТ» корпорациясе вице-президенты Евгений Нежданов, кадрларны системалы әзерләү турында сөйләде.

- Русия субъектлары өчен «Акыллы шәһәр» компетенцияләр үзәгеннән Мәскәүнең уңышлы практикасын тарату буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм «Акыллы шәһәр» стандартын «Пилотсыз авиация системасы өчен кадрлар» яңа федераль проекты нәтиҗәләрен исәпкә алып актуальләштерергә кирәк, - диде Евгений Нежданов.

Фото: resbash.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: